Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы ачыкланган

Авыручыларның 11е дәваханәгә салынган, 28е өйләрендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

11 кеше госпитализацияләнгән, 28 кеше җиңел яки симптомсыз формада өйләрендә дәвалана. Барлык очраклар да авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән.

Казанда – 21, Чаллыда – 3, Түбән Кама районында – 4 , Биектау һәм Алабуга районнарында - икешәр, Әлмәт, Арча, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бу вакытка кадәр Татарстанда 4231 кешедә Covid-19  теркәлгән, 3091 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев