Республикада һава шартлары җылы атмосфера фронты йогынтысы белән бозылды
Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда эссе һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Якшәмбе, 18 августта, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә җил алып киләчәк. Көндез төбәк циклонның коры эссе һава торышы секторында булачак. Төнлә 15 градуска кадәр җылы, көндез 27-32 градус җылы булачак.
19 августта, дүшәмбе кыска вакытлы яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 16 градус кына булачак, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көньяк-көнчыгыш районнарда +32 градус булырга мөмкин.
Сишәмбе, 20 августта, һәм чәршәмбе, 21 августта Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. 20 августта явым-төшем көтелми диярлек, 21 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, дип яза "Татар-информ".
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Нет комментариев