Татарстан трассасында җиңел машина белән фура бәрелешкән
Соңгы яңалыклар

Татарстан трассасында җиңел машина белән фура бәрелешкән

Бәрелешүдән фура кюветка төшеп киткән.

Кичә кич Югары Ослан районында «Фрейтлайнер» һәм 14нче модель «Лада» бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләвенчә, җиңел машина йөк машинасы каршына чыккан һәм аның белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән.

 

Бәрелешүдән фура кюветка төшеп киткән.

«Җиңел автомобильдә дүрт кеше булуы билгеле. «Лада» пассажиры — яшь егет һәлак булды», — дип сөйләде шаһитлар.

Татар-информ

фото: очевидцы


Нет комментариев