Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Социаль фонды һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле ташламаларны атады

Ун елга бер тапкыр шәхси торак йортларны ремонтлау өчен түләү рәсмиләштерергә мөмкин.

Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары шәхси торак йортларны ремонтлау өчен түләү рәсмиләштерә ала. Моннан тыш, аларга торак урыннар буенча түләү чыгымнарын компенсацияләү каралган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Ун елга бер тапкыр шәхси торак йортларны ремонтлау өчен түләү рәсмиләштерергә мөмкин. Ярдәм чарасы хәрби хезмәт вакытында һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына каралган. Хәрби хезмәттә контракт буенча булучыларның гаиләләренә ярдәм чарасы сорап «көч» ведомстволарына, ә хәрби хезмәттә чакырылыш буенча булучыларның гаиләләренә Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», –  диде ул.

Моннан тыш, аларның гаилә әгъзаларына торак урыннар буенча түләү чыгымнарын компенсацияләү каралган. Тагын бер ярдәм чарасы – һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең балаларына ай саен түләнә торган пособие. Ул контракт буенча хезмәт итүчеләрнең балаларына бирелә, аны «көч» ведомстволары билгели, ә чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрнең балаларына – Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат белән sfr.gov.ru сайтында һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенең контакт-үзәгендә 8(800)100-00-01 телефон номеры аша танышырга мөмкин.

фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk