Татарстан синоптиклары көчле җил булуы турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары көчле җил булуы турында кисәтә

Көндез һава температурасы +6 градуска кадәр җылыначак.

19 мартта көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә явым-төшемсез, иртән яңгыр явачак.

Термометр баганасы төнлә 0..+2˚ градусны күрсәтәчәк, көндез температура +4..+6˚ градуска кадәр күтәрелә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев