Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасы 490 миллион сумлык грантка ия булды

Россия күләмендә оештырылучы бәйге 100 меңгә кадәр халык яшәгән шәһәрләр һәм федераль яки төбәк дәрәҗәсендә әһәмияткә ия тарихи торак пунктлар арасында ел саен уздырыла.

Татарстан Республикасы, кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Россия күләмендәге бәйгедә даими катнашып, федераль бюджеттан барлыгы 1,6 миллиард сумлык грантлар алды. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу бәйге 2018 елдан үткәрелеп килә, дип яза  «Татар-информ».

Быел IV Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча, Татарстан кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә 490 миллион сум җәлеп итте. Анда Татарстаннан 12 проект тәкъдим ителгән иде, шуларның 8е хупланды.

Хәзер бу акчаларга Бөгелмәдә күл тирәсен, Буада үзәк мәйданны, Азнакайда елга буен, Нурлатта «Кондырча» паркын, Мамадышта Нократ яр буен, Тәтештә Троицкая урамы һәм Вшиха тавын, Менделеевскида Ушков утрауларын, Минзәләдә Ленин паркын төзекләндерергә планлаштырыла.

Россия күләмендә оештырылучы бәйге 100 меңгә кадәр халык яшәгән шәһәрләр һәм федераль яки төбәк дәрәҗәсендә әһәмияткә ия тарихи торак пунктлар арасында ел саен үткәрелә. 2018 елда анда Татарстаннан 14 проект җиңү яулап, 905 миллион сум акча алган иде. 2019 елда Мамадыштагы табигать-спорт комплексы проектына 60 миллион сум бирелде. 2020 елда Баулы, Зәй һәм Лаеш шәһәрләре барлыгы 185 миллион сум күләмендә грантка ия булды.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев