Татарстан «БумБатл» Бөтенроссия акциясендә — икенче урында
Экология акциясендә илнең барлык 89 төбәге катнаша һәм барлыгы 35,5 мең тонна макулатура җыелган.
«БумБатл» макулатурасын җыю буенча «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында Бөтенроссия акциясе тиздән көзге сезонын тәмамлый.
Быел ул ел буе барды, ә көзге сезон 1 сентябрьдә башланды һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Индивидуаль ярышларның беренчел нәтиҗәләре язын, җәен, көзен һәм кышын игълан ителә, ә команда һәм төбәк зачетына йомгаклар 2026 елның мартында ясалачак, дип билгеләп үтә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Татарстан республикасы бу акциядә иң актив катнашучы, һәм бүгенге көнгә республика халкы 86,5 тонна макулатура җыеп эшкәртүгә озатты. Татарстан Башкортостаннан гына калышып, рейтингта икенче урында тора. Экология акциясендә илнең барлык 89 төбәге катнаша. Һәм барлыгы 35,5 мең тонна макулатура җыелган.
«БумБатл» балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр, шулай ук макулатура тапшыру буенча компанияләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында ярышлар форматында уза. Акциядә катнашучылар команда яки индивидуаль зачетта беренчелек өчен көрәшәләр. Моның өчен алар макулатураны «БумБатла» кабул итү пунктларында тапшыралар. Татарстанда макулатура бирә алырлык 200дән артык нокта бар. Алар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай һәм Түбән Кама кебек шәһәрләрдә бар.
Болардан тыш, экологик ярышларда катнашучылар «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә, #бумбатл, #нацпроектэкоиминлек #экосистема хештеглары белән креатив постлар куялар.
1 нче категория — балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр (техникумнар), югары уку йортлары (команда зачеты);
2 нче категория — коммерция һәм коммерциягә карамаган оешмалар (команда зачеты);
3нче категория — төбәктә теләгән һәркем (индивидуаль зачет);
4нче категория — барлык теләүчеләр (гаилә зачеты).
Макулатура җыю өчен акциягә әзерләнү кагыйдәләре белән танышу мөһим: бумбатл.национальныепроекты.рф.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев