Сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән
Фаҗигале хәл бүген Курсаково бистәсендә булган.
Бүген Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
Фаҗига Курсаково бистәсендә булган. Бистәдә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар. Җирле хастаханәгә шундый ук җәрәхәтләр белән 24 яшьлек кызны китергән булганнар. Ул авыр хәлдә.
Тикшерүчеләр яшьләргә сукбай этләр көтүе ташланган, дип фаразлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев