Ветеран үзе дә Смоленскины азат итүдә катнашкан.
Сәрдекбаш авылында туып-үскән, 98 яшьлек Борһан абый Сәлахетдинов Бөек Җиңүне, мең газап-михнәтләр күреп, үзе азат итүдә катнашкан Смоленск шәһәрендә каршылый.
Аны өйдә авырып, урын өстендә яткан әтисе, инде өлкәнәйгән әнисе, ике энесе-сеңлесе көтеп тора. Әтисе күп тә үтми вафат була, туганнарын аякка бастыру, әнисен тәрбияләү, йортны яңарту 22 яшьлек Борһан җилкәсендә кала. Берөзлексез 40 ел фермада эшләп лаеклы ялга чыга ул. Гаилә корып балалар үстерергә насыйп булмый аңа. Әмма ул ялгыз түгел, бүгенге көндә Уразайдагы туганнарында яши.
фото: гаилә архивыннан
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев