Спорт мәктәбенең чишенү бүлмәсендә 57 яшьлек ир-ат үлгән
Идәндә яткан ир-атны спорт мәктәбенә килгән кеше күреп алган һәм тиз арада табиблар чакырткан
Чаллыдагы спорт мәктәбенең чишенү бүлмәсендә 57 яшьлек ир-ат үлгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Фаҗига кичә «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чишенү бүлмәсендә булган. Идәндә яткан ир-атны спорт мәктәбенә килгән кеше күреп алган һәм тиз арада табиблар чакырткан.
Басма ачыклаганча, мәрхүмгә 57 яшь булган һәм ул спорт комплексына гомуми күнекмәләргә йөргән.
Хәзерге вакытта аның ни сәбәпле үлүе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев