Соңгы тәүлектә Татарстанда дүрт кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 550 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда тагын дүрт кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1951, 1942, 1941, 1957 елларда туган хатын-кыз бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 550 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев