Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика беренче югалту кичерде
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика беренче югалту кичерде

Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр ителә.

Хәрби бурычын үтәгәндә Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин һәлак булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Кызганычка каршы, безнең республика беренче югалту кичерде. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр тирән кайгы белән кабул ителде. Хәрби бурычын үтәп, сержант-контрактчыбыз батырлык үрнәге күрсәтте. Аның үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышларга карар кылуы — үз халкының лаеклы улы булу билгесе», — диелә хәбәрдә.

 


Нет комментариев