Россия халкын март башында озын ял көннәре көтә
Соңгы яңалыклар

Россия халкын март башында озын ял көннәре көтә

Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте.

Март башында Россия халкы өч көн рәттән ял итәчәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көненең якшәмбегә туры килүе белән бәйле, ә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә. «РИА Новости» билгеләп үткәнчә, бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Татьяна Подольская айның икенче эш атнасы кыскартылачак — ул дүрт көн дәвам итәчәк һәм 10 мартта башланачак дип ачыклык кертте.

Фото: «Кукмор-информ»


Нет комментариев