«Ромашка» балалар бакчасының шәфкать туташы Минзәлидә Пржакова: Балалар гына сәламәт булсыннар
Минзәлидә апа Киндеркүл авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәләдәге медицина көллиятендә белем ала.
«Ромашка» балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче, Кукмарадан Минзәлидә Пржакованы күптәннән беләм. Кызым әлеге балалар бакчасына йөргәндә, аңа күп мөрәҗәгать итәргә туры килде. «Врач апа» төркемгә килеп керү белән сабыйлар аның кочагына ташлана. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле ул.
Минзәлидә апа Киндеркүл авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәләдәге медицина көллиятендә белем ала.
— Әтием гомере буе «Правда» колхозында зоотехник булып эшләде, ә әни тегүче иде. Мин исә ни өчен медицинага килгәнемне белмим, кешеләргә ярдәм итү теләге көчле булгандыр дип уйлыйм, — диде Минзәлидә апа.
Уку йортын тәмамлаган яшь белгечне Югары Чурага фельдшер итеп билгелиләр. Ул елларны әлеге фельдшер-акушерлык пункты Югары Чура, Көшкетбаш, Пчеловод авылларына хезмәт күрсәтә.
— Без анда ике кыз кайттык, мин фельдшер булсам, хезмәттәшем акушер иде. Җирлек зур, кеше саны күп. Авыл халкы бик ачык, әйбәт булды, безне хөрмәт итте, яшь кенә булсак та, зурлап, «врач кыз» дип йөрттеләр. Хезмәттәшем кияүгә чыгып киткәннән соң, эшне үземә генә алып барырга туры килде. Ә ике елдан әлеге авыл егете Николай белән тормыш корып, үзебез дә Кукмарага күчендек. Беренче кызыбыз тугач, декрет ялыннан район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясенә эшкә чыктым. Ә икенче кызыбыз дөньяга килеп, яшь ярым булгач, «Ромашка» балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнаштым, кызларымны да шунда йөрттем, — дип сөйләде Минзәлидә Мидхәт кызы.
1989 ел була бу. Инде әлеге вакытлардан соң сизелми генә 36 ел гомер үтеп тә киткән. Минзәлидә апаның пенсиягә чыкканына да тугыз ел икән.
— Әлфия Хафизова кул астында эшли башладым, аннары бер ел Резеда Гаянова җитәкчелек итте, хәзер менә озак еллар инде Гөлназ Зыятдинова белән килешеп, киңәшеп хезмәт куябыз. Коллективыбыз да бик әйбәт, ничә еллар эшләп, үзара тарткалашканны хәтерләмим. Бирегә килгән вакытта бакчага 160–170 сабый йөри иде. Ә бүгенге көндә 128 бала тәрбияләнә, — диде шәфкать туташы.
Минзәлидә Мидхәт кызының һәр иртәсе төркемнәргә кереп, сабыйларның хәлен белүдән башлана. Чисталыкны тикшерә, ашауның сыйфатына җавап бирә. Шулай ук календарь нигезендә балаларны поликлиникага прививкага җибәрү, аннары сәламәтлекләрен карап тору да зур җаваплылык сорый.
— Сабыйлар еш авырмасыннар өчен, балалар бакчасында профилактик, чыныктыру чаралары үткәрелә, балалар көн саен иртә белән гимнастика ясый. Һәр төркемнең бүлмәсендә бактерияләргә каршы лампалар эшләп тора. Үткән ел башкарылган капиталь ремонттан соң бакчабыз заманча җиһазландырылды, биредә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен бөтен шартлар да тудырылды. Һәр көн эшкә сөенеп киләбез, иң мөһиме: балалар сәламәт булсыннар. Алар миңа оныкларым кебек якын, һәрберсе кадерле, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев