Ришат Төхвәтуллин: "Ходай бар! Алла саклады!"
Җырчы Татарстанның Баулы районындагы концертына барганда, әздән генә юл һәлакәтенә очрамый кала
25 сентябрь Ришат Төхвәтуллинның хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Кичә ул Баулы районында чак кына юл һәлакәтенә очрамый кала. "Матбугат.ру" ачыклаганча, бу хәл җырчы гастрольдә вакытта - концертка барганда була.
"Туры юлда чак әйләнмәдек. Баткакта чокырга шуып тошеп китә яздым! Эш машина түгел, йөртүчесендәдер, күрәсең. Бу баткакта машина чокырга авышып чак калдык, рисковать итеп тормадым, Камаз белән сөйрәп алдык! Рәхмәт бу Камаз шофёрына һәм трос биргән егетлэргә Алла саклады, рәхмәт Ходайга!", ди Ришат Төхвәтуллин әлеге видео белән уртаклашып
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев