Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район газетасын үзгәрешләр көтә

Без элеккечә үк районның бар мөһим вакыйгаларын яктыртачакбыз, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр оештырачакбыз, мөһим проектлар турында сөйләячәкбез һәм, әлбәттә, хатлар һәм мөрәҗәгатьләрегезгә игътибар бирүебезне дәвам итәчәкбез.

Тиздән газета-журналларга язылу кампаниясе башлана! Һәрвакыттагыча, сезнең белән иң мөһим яңалыклар, кызыклы вакыйгалар һәм район тормышы турында файдалы мәгълүматлар белән уртаклашуыбызны түземсезлек белән көтәбез. Сезнең ярдәмегез безгә алга таба эшләргә стимул һәм көч бирә.

Әмма быел язылу бәясенә кагылышлы кайбер үзгәрешләр турында мөмкин кадәр гадел һәм ачыктан-ачык хәбәр итәргә телибез. Кызганычка каршы, партнерларыбыз — Россия почтасы — үз хезмәтләренә тарифларны шактый күтәрде. Бу арту барлык редакцияләргә дә сизелерлек авырлык китерде.

Вакытлы матбугатка язылу бәяләренең үсешен киметү максатыннан, безнең җитәкчелек әлеге катлаулы вәзгыятьне хәл итү юлларын озак эзләде. Максатыбыз: укучыларны саклап калу һәм һәркемгә дә район газетасына язылу мөмкинлеге тудыру. Барлык юлларны да җентекләп тикшергәннән соң, бик авыр, әмма бу очракта кирәкле карар кабул ителде. Чыгымнарны киметү өчен, без газета битләрен 12дән 8гә калдырырга мәҗбүр булдык. Үзгәрешләргә карамастан, сыйфат һәм актуальлек төп өстенлегебез булып калачагына ышандырабыз. Без элеккечә үк районның бар мөһим вакыйгаларын яктыртачакбыз, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр оештырачакбыз, мөһим проектлар турында сөйләячәкбез һәм, әлбәттә, хатлар һәм мөрәҗәгатьләрегезгә игътибар бирүебезне дәвам итәчәкбез. Газетабызның һәр бите мәгънәле һәм файдалы булачак.

Почта бүлекчәләрендә яки турыдан-туры редакциядә район газетасына язылырга чакырабыз. Сезнең тугрылыгыгыз олы хөрмәткә лаек. Шушындый авыр вакытта да без, бер-беребезне аңлап, киләчәктә дә бергә калырбыз дип өметләнәбез. Бары тик уртак тырышлык белән төп мәгълүмат һәм элемтә чыганагы булган район газетасын саклый алачакбыз.

Хөрмәт белән Эльвира МИННӘХМӘТОВА, баш мөхәррир

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев