Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп калабыз, диелә котлауда.
Хөрмәтле райондашлар! Сугыш һәм тыл ветераннары, запастагы, бүгенге көндә ил сагындагы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз, булачак солдатлар!
Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Без Бөек Ватан сугышында, хәрби конфликтларда үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәгәннәр, махсус хәрби операциядә хәрби антына һәрвакыт тугры калганнар алдында хөрмәт белән баш иябез, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп калабыз. Иминлегебезне саклап батырлык күрсәткән райондашларыбыз белән чиксез горурланабыз, шундый лачын егетләр үстергән әти-әниләр һәм аларның гаиләләренә рәхмәт әйтеп, аларга таяныч булырга тырышабыз. Ватанны саклаучыларыбызга саулык-сәламәтлек, рухи күтәренкелек, иминлек, бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев