Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунны имзалады
Соңгы яңалыклар

Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунны имзалады

Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак.

Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта “Известия” яза.

Документ 2018 елның 1 маеннан күз көченә керә.

“2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләргә”, - диелгән документта.

Федерация Советы канунны быел 28 февральдә хуплады.

Документ 3 млн кешегә кагыла. Шуларның 1,6 млны дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләр. 

Татар-информ


Нет комментариев