Поч. Кучук мәктәбендә Герой Алексей Айдак истәлегенә мемориаль такта ачылды
Райондашыбыз һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Поч. Кучук урта мәктәбендә әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Айдак Алексей Александрович истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Данил Һадиев, сугышчы-интернационалистлар, хәрбинең якыннары, укучылар, укытучылар катнашты.
Алексей тумышы белән Чувашия ягыннан. 1995 елда әтисе вафат булгач, әнисе Римма ханым, ике улы: Алексей белән Сергейны алып, туган ягына кайта. Ул вакытта Алексейга 12 яшь була. Ул Поч. Кучук урта мәктәбендә белем-тәрбия ала.
«Вакытын бер дә бушка уздыра торганнардан түгел, тырыш, хезмәт сөючән, ярдәмчел егет иде. Армия хезмәтендә булып кайткач, күбрәк төзелеш өлкәсендә эшләде», — диделәр аның турында.
Мобилизацияләү башлангач, райондашыбыз иптәшләре белән бергә Ватанны сакларга китә. Кызганыч, октябрь аенда 38 яшьлек баһадир ир-егет махсус хәрби операция зонасында мәңгелеккә күзләрен йома. Иптәшләренең сөйләве буенча, хәрби бурыч үтәгән вакытта ул бер дустын этеп җибәрә, икенчесенең өстенә капланып ятып, аларны ядрә кыйпылчыгы тиюдән, үлемнән коткарып кала.
Алексей Айдак һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев