Питрәч районында үлем белән тәмамланган һәлакәт видеосы чыкты
Соңгы яңалыклар

Питрәч районында үлем белән тәмамланган һәлакәт видеосы чыкты

Кичә кич белән «Мицубиси» һәм «КАМАЗ» катнашында юл-транспорт һәлакәте булды

Шаһитлар Татарстанда "Мицубиси" внедорожнигы йөк машинасы астына кереп киткән юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар, дип яза "Татар-информ".

"Алдагы көнне кич белән республиканың Питрәч районында Иске Шыгали янында "Мицубиси Паджеро" машина йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ”га килеп бәрелгән”, – дип сөйләделәр агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Авариядә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән.
 

 

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев