Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Оштырма Юмья авылында яшәүче Анастасия Васильева бүген 95 яшьлеген билгеләп үтә

Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Бүген Оштырма Юмья авылында яшәүче Анастасия Васильевага 95 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеев котлады, үзләренең изге теләкләрен ирештерде.

Кунаклар юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Анастасия Васильева 1928 елда Оштырма Юмья авылында дөньяга килә. Үзенең авылдашы Михаилга тормышка чыга. Кызганычка каршы, аның ире иртә вафат була, Анастасия Архиповна ул вакытта дүртенче баласы белән йөкле була.

Сугыш вакытында ул урман кисүдә эшли. Лаеклы ялга чыкканчы күмәк хуҗалыкта осеменатор вазыйфасын башкара.
Бүгенге көндә Анастасия Архиповна үзенең балалары, оныклары, оныкчыкларының хөрмәтен тоеп яши. Аның 13 оныгы, 23 оныкчыгы бар. Ул улы һәм килене гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев