Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Оренбург өлкәсе кешесе займ рәсмиләштерелгән вакытта мошенниклык гамәлләре өчен суд каршына басачак

Җинаять эше мировой судьяга җибәрелгән.

Кукмара районы прокуратурасы 21 яшьлек Оренбург өлкәсенең Гай шәһәре кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул мошенниклыкта гаепләнә.


Эш материаллары буенча, гаепләнүче үзе яши торган Гай шәһәрендә, Кукмара районы кешесенең паспорт мәгълүматларын файдаланып, микрофинанс компаниясе сайтында 8 мең сум күләмендә займ рәсмиләштерә һәм ала. Займ рәсмиләштерелгән вакытта ул танышларының банк картасы һәм телефон мәгълүматларын күрсәтә, аның җинаяти гамәлләре турында алар белми.

Гаепләнүче үз гаебен таныды, зыянны каплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев