Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өр-яңа бәйге: катнашмый калмагыз!

Җиңүчеләр ике этапта ачыклана: район һәм республика дәрәҗәсендә.

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте йорт яны территорияләрен Яңа елга бизәү буенча “Ә менә безнең ишегалдында...” дигән конкурс башлап җибәрә. 

Яңа елга әзерлек тулы көченә бара. Игътибар итсәгез, урамнар, оешма-предприятие, кибетләр ничек матур бизәлгән! 

Ә менә сез үзегезнең ишегалдын матурларга өлгердегезме әле? “Татмедиа” җәмгыяте йорт яны территорияләрен Яңа елга бизәү буенча “Ә менә безнең ишегалдында...” дигән конкурс башлап җибәрә. 

Бәйге өч номинациядә оештырыла:

“Иң яхшы шәһәр ишегалды”;

“Район үзәгендәге иң яхшы ишегалды”;

“Авыл җирлегендәге иң яхшы ишегалды”.

Җиңүчеләр ике этапта ачыклана: район һәм республика дәрәҗәсендә.

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 4 гыйнварына кадәр түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1.Ишегалдын яисә подъездны бәйрәмчә бизәргә;

2.Фото-видеога төшерергә һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтына (үзенең шәхси битенә) урнаштырырга;

3. #аунасводвореТМ #татмедиа15 хэштеглары куярга;

4.Фото һәм видеоны үзенең исем-фамилиясен, кайдан булуын күрсәтеп 89393186961 Вотсап номерына юлларга яисә тәкъдим ителгән язманы газетаның ВКонтакте төркемендә калдырырга кирәк.

5-8 гыйнвар көннәрендә “Хезмәт даны” газетасының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә иң матур Яңа ел ишегалдын ачыклау буенча тавыш бирү үткәрелә. 9 гыйнварда җиңүче билгеле булачак. 

Район һәм шәһәр тавыш бирү этапларында җиңүчеләр республика дәрәҗәсенә катнаша. Алар өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең республика ресурсларында тавыш бирү башлап җибәрелә.

10-13 гыйнварда tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында республика тавыш бирү этабы башлана. 14 гыйнварда тавышларның суммар санын исәпләп, конкурсның җиңүчеләре билгеләнә.

Ишегалларын иң яхшы бизәү конкурсының республика этабында җиңүчеләргә «ТАТМЕДИА» АҖнең I, II һәм III дәрәҗә дипломнары, шулай ук «ТАТМЕДИА» АҖ символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырыла.

Җиңүчеләрнең исемлеге 14 гыйнварда «ТАТМЕДИА» АҖнең рәсми сайтында һәм «ТАТМЕДИА» АҖ массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк. 

Конкурсны үткәрү вакытлары: 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 13 гыйнварына кадәр. Оештыручы: “ТАТМЕДИА” җәмгыяте. Реклама

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев