Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылучыларның минималь хезмәт хакы билгеле

Ул беренче чиратта хәрби вазифа буенча окладка, хәрби звание буенча окладка һәм хезмәт елларына бәйле.

Өлешчә мобилизация вакытында чакырылучының минималь хезмәт хакы 195 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерде журналистларга Россия Саклану министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко. РИА Новости шул турыда яза.

«Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәр алачак минималь сумма 195 мең сум тәшкил итәчәк», – диде ведомство вәкиле.

Бу сумма хәрби хезмәткәрнең айлык социаль түләүләреннән һәм акчалата тәэмин итүдән тора, ул беренче чиратта хәрби вазифа буенча окладка, хәрби звание буенча окладка һәм хезмәт елларына бәйле, дип өстәде ул.

«Әйтик, мотострелок вазифасындагы рядовой минималь рәвештә 195 мең сум алачак», – дип төгәлләштерде хәрби финансист.

Өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин, шул исәптән махсус хәрби хезмәт шартлары яки гадәттән тыш казанышлар өчен өстәмәләр, дип яза «Татар-информ» МА.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6