Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллиятенә яңа җитәкче билгеләнде

Бүгенге көндә көллияттә 500гә якын студент төрле юнәлешләрдә һөнәр үзләштерә.

Бүген Кукмара аграр көллиятенә яңа җитәкче билгеләнде. Озак еллар әлеге җаваплы вазыйфаны башкарган Азат Гатин постны яшь җитәкче Раил Ганиевка тапшырды. Белем йорты өчен мөһим булган әлеге тарихи вакыйгада Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

Азат Гатин 41 ел гомерен әлеге уку йортына багышлаган, шуның 23 елын директор булып торган олпат җитәкче.

- Әти белән әни училищены ачкан вакытта,  партия кушуы буенча, Арча районыннан Янилгә килеп урнашканнар. Әти әлеге белем йортында 40 ел укытты. Мин шушы авылда тудым, белем алдым. Ике ел армиядә Ватан алдындагы бурычны үтәп кайтканнан соң, 1984 елдан училищега мастер булып эшкә урнаштым. Ә 1998 елның август аеннан директор вазыйфасына билгеләндем. Бүгенге көнгә хәтле әлеге белем йортына,  һөнәремә тугры булып калдым, - дип хатирәләрен яңартты Азат Хәлил улы.

Азат Гатинның тормыш тәҗрибәсе саллы. Шушы еллар эчендә ул уку йортын бүгенге дәрәҗәгә җиткерү өстендә тырышып, алны-ялны белми көч түгә. 

- Училище, лицей, көллият... Аның үз үсеш этаплары булды. Мин эшли башлаган вакытта ул һөнәри училище иде, бер генә юнәлештә белем бирелде. Лицей булгач, киңрәк мөмкинлекләр ачылды, белгечләр әзерли башладык. Уку йортының сыйфатын күтәрү максатында, аны көллият итеп үзгәрттек. Гомумән, һәрбер чорның үз  казанышлары, үз авырлыклары булды. Билгеле, бер кеше, ягъни җитәкче үзе генә югары нәтиҗәләргә ирешә алмый. Моның өчен дус, бердәм коллектив кирәк. Көллиятнең территориясе 20 гектарга якын. Ул һәрвакыт караулы, бар җирдә тәртип. Бүгенге көндә уку йорты Татарстанда гына түгел, Россиядә алдынгы урында бара. Бу - бөтен хезмәткәрләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Без һәрвакыт алга атладык, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Көллият минем өй иде. Хәтта үземнең шәхси йортыма да шул кадәр игътибар бирмәгәнмендер. Тик һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Яшьләргә юл бирергә кирәк, - диде ул.

Бүгенге көндә көллияттә 500гә якын студент төрле юнәлешләрдә һөнәр үзләштерә. Аларга 80гә якын хезмәткәр белем һәм тәрбия бирә.

Монда уку һәм укыту өчен бөтен шартлар тудырылган, заманча техника белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Болар барысы да белем бирүнең сыйфатына йогынты ясамый калмый. 

Сергей Димитриев та Азат Хәлил улының башкарган эшләренә югары бәя биреп, рәхмәтен белдерде.

- Сез уку йорты өчен һәрвакыт янып йөрдегез, яңалыкка омтылдыгыз. Шушы еллар эчендә уку йортын яңарту, ремонтлау буенча саллы эшләр башкардыгыз. Көллият һәрвакыт алдынгылар исемлегендә булды, киләчәктә дә шул дәрәҗәсен саклар дип ышанабыз. Билгеле, яңа җитәкчегә көчле кешедән соң эшләве бер дә җиңел булмас, әмма үсәр, алга барыр өчен резервлар бар

- диде ул, һәм Азат Гатинга күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Кукмара муниципаль районының мактаулы гаржданины” дигән күкрәк билгесе тапшырды.

Башкала кунагы Илсур Һадиуллин да Азат Хәлил улының хезмәтен югары бәяләп, "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы" дигән мактау билгесе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Яңа вазыйфага билгеләнгән Раил Ганиевка исә эшендә уңышлар теләде.   

Раил Миннераниф улы көллият өчен чит кеше түгел, ул биредә 2003 елдан бирле хезмәт куя. Башта мастер, укытучы була, ә 2010 елдан көллият директорының укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара. 

- Бөтен көчемне, тырышлыгымны куеп, моңа кадәр хезмәт куйган җитәкчеләрнең йөзләренә кызыллык китермичә эшләргә вәгъдә итәм. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, - диде яңа җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев