Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ринат Садыйков эш сәфәре белән Лубян урман-техник көллиятендә булды

Кукмара районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде.

Иң элек ул Лубян урман-техник көллиятендә булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән очрашып, аларның проблемалары, тормыш кыйммәтләре турында сөйләште. Яшүсмерләрнең фикерләре белән якыннан танышканнан соң, «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.

Алга таба Ринат Садыйков Лубян урман-техник көллиятенең актив студентлары белән күреште, Рәхмәт хатлары тапшырды. Студентлар советы җитәкчесе Ләйсән Замалютдинова көллияттә студентлар белән бергә алып барыла торган эшләр турында да сөйләде.

«Безнең студентлар бик актив, алар республика күләмендә үткәрелә торган төрле форумнарда, чараларда бик теләп катнашалар, волонтерлар булып торалар. 2023 елның гыйнвар аенда студентлар отрядларының штабы ачылды. Аның составында „Лагуна“ сервис һәм „Маяк“ Путин, аннары „Патагония“ төзелеш отрядлары барлыкка килде. 9 студент Камчаткага хәтле барып, заводта эшләп кайтты. Ә быел 16 кеше „Алабуга“ политцехында хезмәт куйды», — дип сөйләде Ләйсән Замалютдинова.

«Без Татарстан яшьләренең тормышын ничек тагын да уңайлы, камфортлы итеп булуы турында уйланабыз. Шуңа күрә сезнең белән очрашулар оештырып, төрле темаларга әңгәмәлләр үткәрәбез. Ә яшьләрнең максатлары һәм ихтыяҗлары бик зур. Аларны тормышка ашыру өчен шартлар булдырырга, уңайлы мохит тудырырга кирәк. Моннан тыш, актив яшьләр белән авыр тормыш хәлендә калган, профилактик исәптә торучыларга ярдәм итү турында да уйларга тиешбез. Бәлки алар дөрес юл күрсәтүгә, төпле, акыллы киңәшкә мохтаҗдыр. Нинди дә булса чарага тарту, спорт белән кызыксындыру да тормыш рәвешләрен үзгәртеп җибәрүгә бер этәргеч булырга мөмкин», — дип билгеләп үтте министр.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев