Фотографияләрне башка кулланучылар да ирекле карый алган.
Нацист свастикасы төшерелгән фото өчен Кукмара кешесе штрафка тартылган. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1994 елгы ир-атның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә нацист символикасы фотосурәтләрен урнаштыруы ачыкланган.
Аларны башка кулланучылар да ирекле карый алган.
«Ир-егет суд утырышында үз гаебен таныды. Ул "ВКонтакте" челтәренә үзенә ошаган сурәтләрне урнаштыруын, аларның закон белән тыелган булуын белмәвен аңлатты», - диделәр судта.
Кукмара район суды хокук бозучыга штраф рәвешендә җәза билгеләде.
«Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Акыллы һәм игътибарлы булыгыз», - диделәр район судында.
фото: Татар-информ
Нет комментариев