Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мобиль кабул итү пункты Кукмараның дүрт авылында булып китте

Халыктан барлыгы 25 наказ кабул ителгән

 

"Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары үз эшен дәвам итә. Алты автобусның һәрберсе республика территориясе буенча үз зонасында йөри. Алар булган һәр җирдә халыкка әлеге партия һәм аның кандидатларына Дәүләт Советының яңа составында эшләү өчен гозерләрен җиткерү мөмкинлеге бирелә.

Узган атнада мобиль кабул итү пункты районыбызның Янил, Вахит, Ядегәр, Олыяз авылларында да булып китте. Халыктан барлыгы 25 наказ кабул ителде. Вахит авылында яшәүчеләр ФАПта эшләү өчен фельдшер юклыгына борчылса, яниллеләр исә авылга яңа ФАП, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы кирәклегенә басым ясады. Ядегәрдә медицина амбулаториясе, мәдәният йорты, спорткомплекс, юллар мәсьәләсе, мәктәп автобусы белән бәйле сораулар бирелде. Шулай ук Түбән һәм Югары Казаклар авыллары арасындагы юлны төзекләндерү, Түбән Казакларга клуб салу, Олыязга маршрут автобусын йөртү кирәклеге турындагы мөрәҗәгатьләр дә игътибардан читтә калмады.

Сайлау алды кампаниясендә катнашучы башка партияләр дә халык белән тыгыз бәйләнештә тора. Әйтик, ЛДПР һәм КПРФ партияләренең Кукмарадагы бүлекчә вәкилләре, район халкы белән очрашып, сайлау алды программалары белән таныштыралар, партия эшчәнлеге язылган, киләчәккә максат һәм бурычлар күрсәтелгән брошюралар тараталар, наказ, мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрне язып алып, партия җитәкчелегенә юллыйлар.

“Бердәм Россия” сайлаучыларның наказлары белән нәтиҗәле эшли. 2014 елгы сайлау кампаниясендә партия 2500дән артык наказ җыйды, шуларның 83 проценты үтәлде. Агымдагы сайлау кампаниясе барышында инде республика халкыннан 4715 наказ һәм тәкъдим керде. Шуларның 4172се – җирле әһәмияттә, калганнары - республика һәм федераль дәрәҗәдә.

Партия җитәкчелеге билгеләп узганча, “МинемДепутат” сервисы үз эшен сайлаулардан соң да дәвам итәчәк. Аның мөмкинлекләре тагын да киңәйтелеп, порталда наказларны Татарстан Дәүләт Советының бердәмроссияле депутатларына гына түгел, ә Россия Дәүләт Думасы вәкилләренә, шулай ук муниципаль совет әгъзаларына да калдырып булачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев