Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мишустин 1 июньнән минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын арттыру карарын имзалады

Тиешле карарга имза куелды. 50 миллионнан артык гражданга ярдәм итү өчен федераль бюджетта 500 миллиард сумнан артык акча каралды.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин июнь башыннан минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият түләүләрен арттыру турында карар имзалады, дип яза «Татар-информ» МА.

«Тиешле карарга имза куелды. 50 миллионнан артык гражданга ярдәм итү өчен федераль бюджетта 500 миллиард сумнан артык акча каралды», – дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, социаль түләүләрне индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга аена уртача 19 мең сумнан артык акча алырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, минималь хезмәт хакы күләме 15,2 мең сумнан артып китәчәк, бу исә 4 миллионнан артык кешегә хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk