Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясенә конкурс ачылды

Конкурс жюри составына танылган архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мөселман дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары керәчәк.

Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурска старт игълан ителде. 

«Игелек» Республика фонды башкаручы директоры Илнур Рәхимов әйтүенчә, мәчет кимендә 10 мең кеше сыйдырышлы булачак, дип яза «Татар-информ» МА.

«Мәчет лаеклы архитектура һәйкәле булыр дип ышанабыз», - диде ул. 

Конкурс жюри составына танылган архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мөселман дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары керәчәк.

Конкурс өч ай узачак. «Бу вакыт конкурста катнашу өчен җитәрлек дип саныйбыз», - диделәр белгечләр.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk