Махсус хәрби операциядә катнашучылар Татарстанда индивидуаль программалар буенча тернәкләнү үтә
Тернәкләндерү курсын стационарда ике елга бер тапкыр, ә көндезге базада елга ике тапкыр узарга мөмкин.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Татарстанда «Россия Спорты» дәүләт программасы кысаларында тернәкләндерү һәм адаптация программалары эшли. Ярдәмне Казанда 7нче Шәһәр клиник дәваханәсендә һәм «Восхождение» оешмасында алырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
«Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус операциядә инвалидлык алган кешеләр өчен 40 урынлы стационар бүлек эшли. Һәркем өчен социаль хезмәтләр күрсәтү программасы һәм инвалидны тернәкләндерү һәм абилитация программасы нигезендә индивидуаль тернәкләндерү маршруты эшләнә. Бөтен эш әлеге хезмәтләрне алучыларның тормыш эшчәнлеген чикли торган факторларны җиңүгә юнәлдерелгән. Хәрби хәрәкәтләр инвалидларына барлык хезмәтләр чираттан тыш һәм тулысынча бушлай күрсәтелә.
Тернәкләндерү курсы 15 көн дәвам итә. Аны стационарда ике елга бер тапкыр, ә көндезге базада елга ике тапкыр узарга мөмкин.
Үзәктә махсус операция катнашучылары психологик ярдәм ала, хәрәкәт күнекмәләрен торгыза, мөстәкыйль тормыш алып барырга һәм тернәкләндерүнең техник чараларын кулланырга өйрәнә.
Биредә йорт хуҗалыгы алып барырга өйрәтү өчен махсус җайлаштырылган фатир да бар. Шулай ук үзәк мәшгульлек хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һөнәрләрен билгеләргә, туры килерлек эш урыны табып урнашырга булышалар.
Тернәкләндерү һәм хокукый консультацияләр кебек ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат алу өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстанның барлык районнардагы филиалының социаль координаторларына мөрәҗәгать итә ала.
Адаптив спортны үстерү «Россия спорты» дәүләт программасының мөһим өлеше булып тора һәм инвалидлыклары булган кешеләрне, шул исәптән махсус хәрби операция ветераннарын һәм катнашучыларын реабилитацияләүдә һәм социаль адаптацияләүдә төп роль уйный.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев