Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Түбән Арбаш егетен соңгы юлга озаттылар

Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.

Түбән Арбаш авылында туып-үскән гвардиянең кече сержанты Габдрахманов Рөстәм Мөнир улын соңгы юлга озаттылар. Рөстәмгә 22 майда 36 яшь тулган булыр иде. Аның хатыны — тол, кызы ятим калды. 

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Түбән Арбаш егетен соңгы юлга озаттылар

Матәм-митингта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

«Рөстәм Мөнир улының әнисе, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак», — диде Азат Гарифуллин.

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Түбән Арбаш егетен соңгы юлга озаттылар

Райондашыбыз белән саубуллашырга аның белән бер хәрби частьтә хезмәт иткән Андрей Бахтин да кайткан иде. 

«Рөстәм белән бергә хәрби хезмәт уздык, алгы сызыкка кердек. Ул үзенең Ватанын саклаучы чын хәрби иде. Аның беркайчан боегып утырганын, нәрсәдәндер куркып калганын белмим. Һәрвакыт тормыш җанлы, позитив булды. Нинди генә хәлдә калсаң да, ярдәм кулы сузарга әзер торучы чын дус иде ул, — дип сөйләде хәрби турында Андрей Александрович. — Мин аның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашам. Тыныч йокла, Рөстәм».

«Рөстәм безнең күңелләрдә балкып торучы, якты йөзле, елмаючан егет булып хәтердә калачак. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Без сине онытмабыз, Рөстәм», — диде авылдашлары.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Габдрахманов Рөстәм Мөнир улы туган авылы зиратында җирләнде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев