Тикшерү һәлакәт сәбәбен һәм кемнең гаепле икәнлеген ачыклаячак
Чаллыда 18 яшьлек егет йөрткән “унлы” машинасы яшьтәше идарә иткән “Хендэ Солярис” автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
Машина йөртүчеләрне һәм “унлы” машинасындагы пассажир кызны хастаханәгә озатканнар. Кыз икенче дәрәҗәдәге комада. Тикшерү һәлакәт сәбәбен һәм кемнең гаепле икәнлеген ачыклаячак, дип җиткерделәр ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.
фото: Госавтоинпекция
Нет комментариев