Мамадыш районында "Лада" автомобиле йөк машинасы бәрелеп, йөртүчесе һәлак булган
Коткаручылар җимерелгән җиңел машина эченнән 60 яшьлек ир-ат мәетен алган.
Татарстанның Мамадыш районында "Лада" машинасын йөртүче 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кичке якта Мәскәү-Уфа юлының 958нче километрында "Лада Калина" автомобиле "Хово" йөк машинасына бәрелгән.
Урынга килеп җиткән коткаручылар җимерелгән җиңел машина эченнән ир-ат мәетен алган. Алар машинаны гидравлик корал ярдәмендә кискән.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев