Мамадыш-Кукмара автомобиль юлы ике айга вакытлыча ябыла
Машина йөртүчеләргә ябык участокны төбәк юллары буенча әйләнеп үтәргә тәкъдим ителә.
Мамадыш районында Мамадыш-Кукмара участогы ике айга диярлек машина хәрәкәте өчен ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мамадыш районында 30 апрельдән 26 июньгә кадәр Мамадыш – Кукмара автомобиль юлы 18,5 чакрымнан 19,2 км чакрымга кадәр участокта вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә реконструкция эшләре планлаштырыла» - дип хәбәр итә ведомство.
Машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Мамадыш – Кукмара» - Келәүш, «Мамадыш – Кукмара» - Ямаш, «Мамадыш – Кукмара» - Келәүш - Шәдче автомобиль юллары аша әйләнеп узарга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев