Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ленар Хәкимҗанов: Кукмарада киез итек җитештерү сәнгать осталыгына да барып тоташа

Кукмарада «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте.

«Кукмара киез итекләре-2023»-#ITEKFEST  фестиваль - ярминкәсен ачу тантанасында Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин кунакларны бәйрәм белән котлады, һәр кешегә сәламәтлек, иминлек һәм тыныч тормыш теләде. 2015 елдан яшәп килүче күркәм традиция үсә, тагын да камилләшә. Бәйрәм кунакларының күпчелегендә Кукмарада житештерелгән итекләрне күрү куандыра, диде ул.

«Кукмара районы-нык үскән, көчле икътисадлы район. Аның үз бренд продукциясе бар, моннан тыш ул республикада сөт саву буенча рекорд куючы да. Моның артында зур хезмәт тора, кукмаралылар -тырыш халык, үсеш өчен яңа мөмкинлекләр эзләп, һәрдаим алга атлый. Республика үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Киез итекләр-безнең милли аяк киеме. Кукмарада киез итек җитештерү сәнгать осталыгына да барып тоташа», - диде бәйрәм кунагы - ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Бәйрәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Футбол мәйданчыгында да бик кызу иде. Быел Итекле футболда катнашучылар безнең Кукмара киез итекләрен киеп көч сынашты.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Байлар Сабасы командасы, 2 һәм 3 урыннарны Манзарас командалары бүлеште. Җиңүчеләр истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев