Үлемсез полк: Мотыйгуллин Борһанәдин Низаметдин (Мотыйгулла) улы
Әти 1939 елны армия сафларына алына.
Әтиебез Мотыйгуллин Борһанәдин Низаметдин (Мотыйгулла) улы 1915 елның август аенда туа, биш яшендә ятим кала. Ул Мотыйгулла бабай белән Галимә әби тәрбиясендә үсә. Әти 1939 елны армия сафларына алына. Кавказда бер елдан артык хезмәт иткәч, сугыш башлана. Яхшы хезмәт иткәне өчен, аны Дунай елгасы буенда ил чикләрен сакларга калдыралар. Әти 1946 елны гына туган авылына кайта. Ул 1993 елның 8 маенда бакыйлыкка күчте. 9 Май – Җиңү көнендә җирләнде.
Әтиебез “Германияне җиңгән өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, Бөек Җиңүнең 20, 30, 40, 50, 60, 70 еллык бәйрәмнәрендә юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Мәрьям ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Вахит авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев