Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Үлемсез полк: Ганиев Нурмөхәммәт Габделгани улы

1943 елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, шуннан сугышка китә.

Бабаем Ганиев Нурмөхәммәт Габделгани улы 1924 елның 13 октябрендә Уразай авылында дөньяга килә. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә алынып, токарь һөнәрен үзләштерә. Ростовта комбайн заводында эшли. 1943 елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, шуннан сугышка китә. Ул Прибалтикада барган сугышта була, Приекуле һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1945 елның ноябрендә Ленинград шәһәрендә Бөек Октябрь революциясенә багышланган хәрби парадта катнаша. “Германияне җиңгән өчен”,  юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыш беткәч тә, хәрби бурычын үтәп, 1947 елда туган ягына исән-имин әйләнеп кайта. Эшләү дәверендә яхшы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Туган авылында яшәп, шунда эшләп, лаеклы ялга чыга. 2002 елның октябрендә бакыйлыкка күчә, туган авылы Уразайда җирләнә.

Рәмзия ГАНИЕВА, Янил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев