Кукмарада ноябрьдә һава торышы ничек үзгәрәчәк?
Татарстанга килгәндә, «Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, бездә дә җылы булачак. Ноябрьнең беренче көннәрендә температура +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин
РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина ноябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак дип фаразлый. Бу хакта «Российская газета» яза.
Федераль басма Мәскәүне мисал итеп китерә, анда ноябрь аенда гадәттәгедән җылырак булырга мөмкин, салкыннар көтелми: көндез -1дән -6га, ә төнлә -10га кадәр суык булачак.
Татарстанга килгәндә, «Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, бездә дә җылы булачак. Ноябрьнең беренче көннәрендә температура +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин, аннары ул акрынлап кими. Максималь дәрәҗәдә көндез -2 һәм төнлә -4 градуска кадәр төшәчәк. 13 ноябрьгә кадәр кар явуы көтелми.
Чыганак: vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев