Кукмараның Ворошилов урамына Кыш бабай һәм Кар кызы килде
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Ворошилов урамына Кыш бабай һәм Кар кызы килде

Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылган иде.

Кукмараның Ворошилов урамы ишегалдында күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен Яңа ел тамашасы булды.

Зур Кукмара мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре моңлы җырлары, күңелле уеннары белән халыкка күтәренке кәеф өләштеләр.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев