Кукмараның «Кыңгырау» бакчасында Геройлар исеме мәңгеләштерелде
Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләр хөрмәтенә истәлек такталары ачылды.
Шәһәрнең «Кыңгырау» балалар бакчасында тантаналы чара узды. Әлеге бакчада тәрбияләнгән, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгән вакытта гомерләре өзелгән егетләр — Илназ Бадыгиев һәм Илназ Гайфиевлар хөрмәтенә истәлек такталары ачылды.
Бакча мөдире Рузалия Гобәйдуллина сүзләренә караганда, Илназ Бадыгиев биредә — 2004-2009 елларда, ә Илназ Гайфиев 1998-2003 елларда тәрбияләнгән.

Истәлек такталарын ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Сугышчан кардәшлек Кукмара» төркеме ветераннары, беренче гимназия укучылары, Геройларның якыннары, тәрбиячеләре, балалар һәм бакча коллективы катнашты.
Тантаналы чарада хәрбиләр турында җылы истәлекләр барланды. Геройлар бер минут тынлык белән искә алынганнан соң, истәлек тактасы янына чәчәкләр салынды. Батырлар даны — мәңгелек!
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев