Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында каз өмәсе үткәрелде

Һәр елдагы сыман октябрь ае башлануга авылларда каз өмәләре башланып китә. Балалар бакчаларында да мондый матур йолаларны үткәрү гадәткә кереп бара.

Без районның «Ак калфак» берләшмәсе коллективы Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында үткәрелгән «Каз өмәсе» йоласын карап тамаша кылып кайттык. 

Балалар бакчасына аяк басу белән бүлмәләрнең бизәлеше игътибарны җәлеп итә. Район җирлегендә яшәп ятучы биш милләт вәкилләренең милли киемнәрен тегеп, кечкенә музей оештырганнар.

Үткәрелгән кичәнең эчтәлеге бик бай. Балалар милли киемнәр кигәннәр, үзләре матур итеп сөйлиләр, җырлыйлар. Йоланы җиренә җиткереп күрсәтү максатыннан, махсус казлар ясалган. Өйдә әни тәрбиясе дә тамашада бик ачык итеп тасвирланган. Казны ничек йолкырга, йонын һәм каурыен аерым җыеп барырга, эш беткәннән соң әни кеше балаларны каз мае белән майланган коймак белән сыйлавы теманы бик матур итеп ачып сала. 

Эш беткәч, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган парлы бию, чүпләмле уеннарын күрсәттеләр. "Ак калфак«тан килгән Рәмзия апалары балаларны үзе пешереп алып килгән коймак һәм кайнатмалар белән сыйлады. Бәйрәмне карарга әти-әниләр, әбиләр килгән иде. 
Район «Ак калфак» берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина бакча коллективына, балаларга татар телен өйрәтүдә зур тырышлыклары һәм аны саклап калуда үзләреннән өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. 

Алга таба да «Ак калфак» берләшмәсе районның башка балалар бакчаларында булып, туган телебезне өйрәнеп, аны саклап калу турында эчтәлекле әңгәмәләр оештырырга планлаштырды. 

«Ак калфак» оешмасы вәкиле Венера Әхмәтшина, Кукмара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев