Кукмараның «Каенкай» балалар бакчасында ремонт бара
Ремонт чорында сабыйлар шәһәрдәге башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылган. Тәрбиячеләр дә вакытлыча ялга җибәрелгән, әмма кирәк булган саен алар ярдәмгә чакырыла.
Балалар бакчасы — ул күп гаиләләр өчен көндәлек тормышның мөһим өлеше. Биредә балалар тәүге дусларын таба, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, тәрбиячеләр ярдәмендә яңа белемнәр ала.
«Каенкай» балалар бакчасы да — нәкъ шундый урыннарның берсе. Ул инде дистә еллар дәвамында сабыйларны кабул итеп, ата-аналар өчен ышанычлы терәк булып хезмәт итә.
«Каенкай» балалар бакчасының тарихы ерак 1930 елларга барып тоташа. Әлеге чорда киез итек-киез комбинаты каршында нәниләр өчен ясле-бакча оештырыла. Ул иң элек, эшче гаиләләрнең балаларын тәрбияләү максатын күздә тота. Еллар узган саен сабыйлар саны арта, шуңа күрә бакча бер бинадан икенчесенә күчә, киңәя, үсә, үзенең эшчәнлеген камилләштерә бара. Шулай итеп, кечкенә генә ясле-бакча вакытлар узу белән шәһәр тормышында мөһим урын алып торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә әверелә.

1973 елда бүгенге көндә дә хезмәт күрсәтүче әлеге бинаны төзү эшләре башлана. Бер елдан соң, 1974 елның декабрь аенда, беренче номерлы «Каенкай» балалар бакчасы рәсми рәвештә куллануга тапшырыла. Шул вакыттан башлап, бакча эчендә күпме бала тәүге адымнарын ясый, дуслыкның, белемнең, тәртипнең серләренә төшенә.
Еллар дәвамында бинада косметик ремонтлар үткәрелеп тора: бүлмәләр яңартыла, уңайлырак һәм заманча шартлар тудырыла. 2008 елда тәрәзәләр алыштырыла, стеналар һәм түшәмнәр яңартыла.
Балалар бакчасы мөдире Марина Ахмадеева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Анда алты төркем эшли, һәркайсында тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән тәрбиячеләр хезмәт куя.
«Узган елның декабрендә бинаны яңарту турында карар кабул ителде. 2026 елның 8 гыйнваренда биредә зур капиталь ремонт эшләре башланды. Төзелеш оешмасы эшчеләре иң элек демонтаж эшләренә кереште, хәзерге вакытта алар ахырына якынлашып килә. Ә ремонт исә икенче каттан башланды: анда бүлмәләргә җылытылган идәннәр җәелде. Моннан тыш, бинаның җылылык, су, электр, канализация челтәрләрен тулысынча яңарту, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру күздә тотыла. Болар барысы да заман таләпләренә җавап бирерлек, хәвефсез һәм уңайлы шартлар тудыру максатыннан эшләнә», — диде ул.

Ремонт чорында сабыйлар шәһәрдәге башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылган. Тәрбиячеләр дә вакытлыча ялга җибәрелгән, әмма кирәк булган саен алар ярдәмгә чакырыла.
«Без бу ремонтны күптән көттек, — ди мөдир. — Хәзер инде аның нәтиҗәсен тизрәк күрәсе килә. Әти-әниләр дә, балалар да яңартылган, матур, заманча балалар бакчасына кайтыр көнне түземсезлек белән көтә. Капиталь ремонт тәмамлангач, «Каенкай» тагын да ямьләнеп, заманча җиһазлар белән баеп, нәниләрне кабат үзенең нурлы, җылы кочагына җыяр».
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев