Кукмараның яшьармиячеләре ТРның хәрби-патриотик клублары слетында катнашты
Анда республикадан 10-17 яшьлек 150дән артык яшь патриот катнашты.
3 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының слеты узды. Анда республикадан 10-17 яшьлек 150дән артык яшь патриот катнашты.
Слетка Кукмара районының «Яшь патриот» хәрби-патриотик клубы яшьармиячеләре дә чакыру алган иде.
Катнашучылар төрле бәйгеләрдә, шул исәптән Ватан тарихы буенча викторинада, стройга әзерлек, хәрби-тактик эстафета һәм күп төрле спорт ярышларында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
«Галактика» балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүче Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы Карина Фадеева «Аркага ятып гәүдәне күтәрү» дисциплинасында 2нче урынны алды.
«Яшь патриот» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Айрат Шакировка команданы әзерләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев