Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Әкият» коллективы театр сәхнәсендә уңыш яулый

Манзарас мәктәбенең “Әкият” иҗат коллективы Яр Чаллы шәһәрендә узган “Зөбәрҗәт яңгыр” III халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында беренче урынны алды.

“Без бәйгенең “Нәфис сүз. Театр” номинациясендә “Чүлмәк” дигән рус халык әкиятен тәкъдим иттек. Фестивальнең финал өлешендә беренче урынга лаек булдык, - диләр “Әкият” коллективы җитәкчеләре Светлана Бурцева һәм Гөлназ Мөхәммәтҗанова. – Сәхнәдә 5-9 сыйныфлар уйнады. Яшь артистларның берсеннән-берсе матур киемнәре, талантлары, музыкальлек һәм халык колориты жюри әгъзаларын таң калдырды. Балаларның һәрберсе үз рольләрен чын артистлар сыман башкарды. Төп рольләрдә 7”Б” сыйныфыннан Ландыш Борһанова, 8”А”дан Ильяс Мусин, 6”Б”дан Илнар Гыйзәтуллиннар иде. Укучыларга афәрин диясе генә кала”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев