Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына өч йөк машинасы гуманитар ярдәм, шул исәптән мунча ясап җибәрелгән
Бер ел эчендә «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операция зонасына 500 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.
Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен дәвам итә. Бу юлы берьюлы өч машина ярдәм киткән, шуларның берсе күчмә мунча. Машиналарга фронтка кирәкле әйберләрне хәрбиләр җибәргән исемлек буенча җыйганнар.
«Монда төзелеш материаллары, кием, дарулар, азык-төлек, шешәле су, шәхси гигиена чаралары, генераторлар, мичләр бар. Мунчаны ГАЗ-66 автомобиле базасында җиһазландырдык. Бу инде дүртенче шундый машина. Тәгәрмәчле мунча барлык кирәкле әйберләр белән комплектланган: табаклар, юыну, кер юу кирәк-яраклары, су өчен чүмечләр, электр генераторы, бензин пычкысы, дренаж насосы, шланглар, кер юу машинасы», — дип сөйләде «Сугышчан кардәшлек» рәисе Радик Габдрахманов.
Ул ярдәм җыюда битараф булмаган гражданнар, волонтерлар, район администрациясе, предприятие җитәкчеләре һәм коллективлары катнашуын билгеләп үтте.
«Сугышчыларга туган илләренә, гаиләләренә тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», — диде Радкик Габдрахманов.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев