Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 26 кубометр пиломатериал җибәрелде

Гуманитар ярдәм олы йөрәкле райондашыбыз Хөрәмшин Фәнил Наил улы тарафыннан әзерләнде.

Олы йөрәкле, игелекле райондашыбыз Фәнил Хөрәмшин махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә пиломатериал һәм башка төзелеш кирәк-яраклары җибәрде.

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 26 кубометр пиломатериал җибәрелде

«Мөмкинлек булганда, киләчәктә дә илебез тынычлыгы өчен көрәшүче хәрбиләргә ярдәм итәчәкбез. Бу юлы йөк машинасына 26 кубометр төзелеш материалы, башлыча такталар, 100 данә ОСБ плитәсе төядек. Берничә көннән тагын кайтабыз, диделәр. Ул вакытта да исемлек буенча сораган әйберләрен әзерлисе булыр», — ди Фәнил Наил улы. 

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 26 кубометр пиломатериал җибәрелде

Өлешчә мобилизацияләү башлангач, махсус хәрби операция зонасына киткән «Старый» позывнойлы Тукай районы егетенең Кукмарага инде беренче тапкыр гына кайтуы түгел. «Төзелеш материаллары белән булышканы өчен Фәнил абыйга рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак», — ди ул. 

Йөк автомобиле шоферы — тумышы белән Чита шәһәреннән. Хәрби өлкәдә инде 11 ел икән.

«Мин матди-техник тәэмин итү ротасында шофер вазыйфасын башкарам. Күп вакыт гел юлда уза, төрле җирләрдән гуманитар йөк алып кайтам. Пиломатериллар окоп, блиндажлар ясау, оборона сызыгын ныгыту өчен кирәк. Кукмараны беренче тапкыр күрүем. Бирегә якынча өч тәүлеккә якын юл үтеп килдек. Исән-имин кире кайтып җитәргә язсын», — ди ул.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #СВО