Бу хәл Нур Баян урамындагы күпфатирлы йортта була.
Кукмарадагы йортларның берсендә яшәүчеләр, подъездда янган ис сизеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

8 ноябрь көнне 2.36 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча частьның элемтә пунктына гражданин Гордеевтан Нур Баян урамында урнашкан 39нчы йорт подъездында янган ис сизелә, ә подвалдан төтен чыга, дип хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, подвалдагы чыбыкларда кыска ялганыш килеп чыккан була.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Нет комментариев