Кукмарада Яңа елны бер көн алдан бәйрәм итәчәкләр
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Яңа елны бер көн алдан бәйрәм итәчәкләр

Яңа ел бәйрәме программасына үзгәртүләр кертелгән.

Кукмарада төп бәйрәм күңел ачу чаралары 30 декабрьдән үк башлана.

15.00-16.00 сәгатьләрдә - шәһәрнең Ленин урамы буенча районның оешма-предприятиеләре катнашында Яңа ел бәйрәме парады.

Комсомол мәйданында:

16.00-19.00 сәгатьләрдә – авыл җирлекләренең халык, фольклор, бию коллективлары катнашында «Яңа елда җырсыз булмый, җырларда – тормыш һәм язмыш» дигән бәйрәм концерты;

19.00-20.00 сәгатьләрдә – «Яңа ел кәефен коткарган үгез» турында театральләштерелгән тамаша;

20.00-21.45 сәгатьләрдә – «Яңа елга ак бәхетләр алып килсен безнең җырлар» дигән бәйрәм концерты;

21.45 сәгатьтә – район башлыгы Сергей Димитриевның котлавы;

22.00-22.15 сәгатьләрдә – Яңа ел салюты;

22.15-23.00 сәгатьләрдә – биюләр, күңел ачу.

 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

 


Нет комментариев