Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Кукмара авыл хуҗалыгы тармагы буенча нинди матур нәтиҗәләргә ирешүгә карамастан, һәрвакыт үз алдына яңа, зур бурычлар куя.

Бүген Кукмараның  “Барс Арена” спорткомпллексында “Алдынгылар слеты” үткәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Нияз Аитов, Камил Нугаев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

- Бүген зур бәйрәм, район үзенең алдынгыларын барлый. Без моңа лаеклы дип уйлыйм. Чөнки 2024 ел күрсәткечләренә күз салсак, алар бик матур, бу – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Моның өчен барчагызга да зур рәхмәт. Авыл хуҗалыгы районы булуга карамастан, кайсы гына тармакны карасак та уңышларыбыз җитәрлек, сәнәгать өлкәсе дә үсә, киңәя, яңа технологияләр кулланыла, кече һәм урта эшмәкәрлек тә алга бара. Ә авыл хуҗалыгына килгәндә 2024 елда көндәлек тулаем савымны 500 тоннага җиткерә алдык. Бу – бик зур сан. Әлеге күрсәткеч белән без Россия күләмендә район берәмлекләре арасында лидер булып барабыз. Әлбәттә, моның артында зур хезмәт ята. Башкарган эшләребез күп, ә башкарасы тагын да күбрәк. Мин киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешә алуыбызга ышанам. Бүген барыбыз да илдәге вәзгыятьне белә: махсус хәрби операция бара. Әлеге чарада вакытлыча ялга кайткан солдат егетләр дә катнаша. Аларга рәхмәтемне белдерәм, сез - безнең горурлыгыбыз, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмара авыл хуҗалыгы тармагы буенча нинди матур нәтиҗәләргә ирешүгә карамастан, һәрвакыт үз алдына  яңа, зур бурычлар куя. Район һәрвакыт үсештә, эзләнүдә. Моны Марат Әхмәтов та билгеләп үтте. Республиканың гына түгел, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгын, бигрәк тә сөтчелек тармагын күз алдына китерсәк, Кукмара - ул безнең беренче номерлы субъект район дип, башкарылган эшләргә югары бәя бирде ул. 

- Без яшь вакыттан хуҗалык рәисләре булып, сөтне литрлап үлчәп үскән егетләр. Ә бүгенге көндә шундый матур нәтиҗә булу, республикада җитештерелгән сөтнең 10 проценты Кукмарага туры килүе, әле моның белән генә чикләнмичә, республика Рәисенең хәер-фатыйхасын алып, якын елларда көндәлек савымны 700-750 тоннага  җиткерү – бик зур эш. Тамчылап җыела торган продукцияне шул кадәр күләмдә булдыра алу, чын мәгънәсендә фидакарь хезмәт. Моннан тыш, Кукмара социаль- көнкүреш шартларын яхшырту буенча да Казан белән көндәшлек итәрлек дәрәҗәдә эш алып бара. Дәүләт программалары кагылмаган  районда бер генә авыл да юк. Бик күпләрне көнләштерерлек матур итеп эшлисез. Искиткеч һөнәрле, кәсепле, тәвәккәл халык яши биредә, - диде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев